news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда халыкара әһәмияттәге ЮНЕСКО геопаркы төзергә планлаштыралар

Татарстанда Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Сарман районнары чикләрендә халыкара әһәмияттәге ЮНЕСКО геопаркы төзергә планлаштыралар. Бу хакта ТР Рәисе указы проектында әйтелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ катнашында алты ай эчендә геопарк төзү эше йөкләнәчәк. Аның составына махсус сакланылучы табигать территорияләре, республика әһәмиятендәге объектлар һәм табигый, геологик, тарихи, археологик, индустриаль һәм мәдәни әһәмияттәге башка объектлар керәчәк. Моның өчен объектларга ведомствоара инвентаризация үткәреләчәк һәм геопаркның чикләре билгеләнәчәк.

Шулай ук геопаркның исемен һәм аның хокукый режимын раслау, номинациягә әзерлек буенча ведомствоара эшче төркем булдыру, геопаркны ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертү өчен номинация досьесын тапшыру буенча чаралар планын эшләү һәм федераль бюджеттан финанслар алу өчен профильле федераль органнар белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибен билгеләү планлаштырыла.

Инициатива тотрыклы туризмны үстерүгә, фәнни-мәгариф потенциалын күтәрүгә һәм республиканың халыкара имиджын ныгытуга юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot