news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халык җырларын заманча башкару юнәлешендәге концертлар сериясе узачак

Татарстанда «ISTELEK» иҗади берләшмәсенең фолк-фьюжн юнәлешендәге концертлары узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТATCULT ресурс үзәге директорының халык иҗаты үсеше буенча урынбасары Эльвина Якупова сөйләде.

«ISTELEK» проекты кысаларында концертлар сериясен башлыйбыз. Проект Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Былтыр район мәдәният йортларында, «Каравон», «Гырон Быдтон» кебек республика бәйрәмнәрендә җиде концерт үткәрдек. Истәлек «хәтер» дигән сүз, фолк-фьюжн жанрындагы яшь башкаручылар белән онытылган халык җырларын популярлаштыру вакыты җитте дигән карарга килдек. Нәтиҗәдә, иҗади берләшмә оешты», - диде Эльвина Якупова.

Аның сүзләренчә, концертлар башта районнарда узачак. Аннары Казанда да шундый проект эшләү ниятләнә.

«Без яшьләргә халык җырларын теләсә нинди жанрда башкарып булуны җиткерергә телибез. Бу мавыктыргыч. Проект кысаларында без халык традицияләре, милли костюмнар турында да сөйлибез. Мастер класслар сериясе дә каралган», - дип әйтте Эльвина Якупова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100