news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабы башланды

11 сентябрьдә Татарстанда «Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабы башлана, ул инде уникенче тапкыр үткәрелә.

Конкурсның максаты – гражданнарның полиция хезмәткәрләре, шулай ук аларның эшенә карата ышанычын арттыру.

Беренче этапта илнең барлык шәһәрләре, район һәм авылларыннан полиция участок вәкилләре катнаша. Аларның анкеталары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында урнаштырылачак.

11-20 сентябрьдә Татарстанда яшәүчеләр лаеклы участковый өчен онлайн тавыш бирә алачак. 7-16 октябрьдә бәйгенең төбәк этабы җиңүчесе ачыкланыр дип көтелә, ул Татарстанны төбәк этабында тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot