news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда халык өчен иң ачык район башлыкларын билгеләделәр

Татарстанда халык өчен иң ачык район башлыкларын билгеләделәр
Радмир Беляев, Менделеевск районы башлыгы
«Татар-информ» архивы

Татарстанның Төбәкләр белән идарә итү үзәге экспертлары халык өчен иң ачык район башлыкларын билгеләде. Муниципалитет башлыкларының социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләрен комплекслы тикшерү мәгълүматлары буенча, 2023 елның беренче яртыеллыгында Апас, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнары башлыклары халык белән социаль челтәрләр аша иң яхшы элемтә булдырган җитәкчеләр дип табылган.

Радмир Беляев (Менделеевск районы), Айрат Җиһаншин (Апас районы) һәм Вячеслав Козлов (Яңа Чишмә районы) иң күп балл җыйган. Шулай ук Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбәтов та беренче унлыкка кергән.

Татарстанның Апас, Минзәлә һәм Чистай районнары башлыклары узган ел белән чагыштырганда иң зур динамика күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot