Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда халык һөнәрләре осталары саны 130 кешедән артып киткән
2026 елның август нәтиҗәләре буенча Татарстанда халык һәм сәнгать һөнәрләренең 130 дан артык остасы исәпләнә. Бер ел элек республика реестрында шундый 30 га якын белгеч теркәлгән булган. Мәгълүматлар республиканың Мәдәният министрлыгы алып барган Татарстанның халык һәм сәнгать һөнәрләре осталары реестрында урын алган.
Еш кына осталар бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар, көнкүреш һәм интерьер әйберләре, шулай ук милли киемнәр җитештерә.
Креатив эшмәкәрлекнең тагын бер юнәлеше – коммерция музейлары. 2026 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан мондый музейларны ачучы эшмәкәрләр саны буенча Россиянең ун төбәге исемлегенә кергән. Рейтингның лидерлары – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе.
Татарстан Икътисад министрлыгы һәм аңа буйсынган оешмалар креатив кече һәм урта бизнес вәкилләренә комплекслы ярдәм күрсәтә. Эшмәкәрләр «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында финанс һәм финанс булмаган чаралардан файдалана ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз