news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда халык һөнәрләре һәм кәсепләре осталары реестрын булдырачаклар

Татарстанда халык һөнәрләре һәм кәсепләре осталары реестрын булдырачаклар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре осталарының бердәм базасын булдыру кагыйдәләре расланачак. Эш әлеге юнәлешне саклау, торгызу һәм үстерү өчен алып барыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы боерыгы проектыннан аңлашыла. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ халык осталары реестрын булдыру, алып бару кагыйдәләрен формалаштыра. Белгечләрне осталар дип тану һәм аларны реестрга кертү эшен халык сәнгать һөнәрләре буенча махсус төзелгән сәнгать-эксперт советы башкарачак.

Осталарның бердәм базасына керү өчен гариза, фотография, совет утырышы протоколларыннан өземтәләр җибәрергә кирәк. Шулай ук дәгъвачы үз продукциясенең фотосын куярга һәм күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә һәм башка махсус чараларда катнашуын расларга яисә үз квалификациясен башкача исбатларга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot