news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Халисә» VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Татарстанда «Халисә» VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

9-10 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Ул Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы ярдәме белән оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Конкурс ике этапта үтәчәк: 9нчы майда – «Фәнис» мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры һәм 10 майда – Урыссу гимназиясенең актлар залында төп тур.

Катнашучылар үз белемнәрен өч номинациядә күрсәтә алачак:

1. Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (5тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

2. Коръәннең 8 (23-30) җүзен яттан белү (10нан артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).

3. Коръәннең 15 җүзен яттан белү.

3. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык номинацияләрдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot