Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хәләл продукция җитештерүне блокчейн ярдәмендә күзәтү системасы эшли башлады
Татарстан хәләл продукцияне җитештерү этапларын блокчейн технологиясе ярдәмендә күзәтү пилот проектында катнаша. Бу хакта «KazanForum» кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, технология Халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге белән берлектә республиканың ике кошчылык комплексында сыналган. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, блокчейн технологиясе кулланучыга QR-код ярдәмендә продукцияне җитештерүнең барлык этапларын күрергә мөмкинлек бирә.
«Бу — ялган продукциягә каршы торучы фән, һәм без әлеге тәҗрибәне киңәйтергә әзер», — дип ассызыклады Яшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз