Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда хәләл продукция экспорты 39 процентка арткан
2024 елның алты ае нәтиҗәләре буенча Татарстаннан хәләл продукция экспорты күләме 8 млн доллар тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39 процентка күбрәк. Бу хакта ТАССка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәбәр иткән.
«2024 елның алты аенда хәләл продукция экспорты 39 процентка үсеш белән 8 млн доллар тәшкил итте, еллык план 16 млн доллар», - диде Гайнуллов, республикада бу продукцияне экспортлау буенча эшчәнлекне 20дән артык компания алып баруын ачыклап.
Ул билгеләп үткәнчә, хәләл продукция нигездә Таможня берлеге, Фарсы култыгы илләренә һәм Төньяк Африкага җибәрелә. Шулай ук яңа базарлар эзләү буенча да эш алып барыла.
2023 ел йомгакларыннан күренгәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикадан хәләл продукция экспорты якынча 11 млн доллар тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз