Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Хәләл индустриясе эшкуарлары берлеге» оештырылачак
Татарстанда хәләл индустриясен үстерүгә, эшкуарларны берләштерүгә һәм яңа бизнес-проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа оешма барлыкка киләчәк. Бу хакта XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены кысаларында ясалган чыгышта хәбәр ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ел ахырына кадәр, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән, Татарстанның хәләл продукция җитештерүчеләре ассоциациясен оештыру планлаштырыла.
«Эмиз» җитештерү ширкәте җитәкчесе Раил Фазылҗанов пленар утырышта ясаган чыгышында хәләл индустриясе вәкилләрен берләштерү максатыннан «Хәләл индустриясе эшкуарлары берлеге» төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Яңа берләшмәнең төп максаты – хәләл продукция җитештерүчеләргә һәм эшкуарларга ярдәм итү, алар арасында хезмәттәшлекне ныгыту, уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр булдыру.
Берлек эш башларга теләүчеләргә бизнесларын үстерүдә, яңа проектлар башлап җибәрүдә һәм хәләл сертификаты алуда ярдәм итәргә ниятли. Шулай ук ул Татарстанда хәләл индустриясен үстерүгә һәм республика продукциясенең халыкара дәрәҗәдәге абруен ныгытуга үз өлешен кертәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз