news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр салым ташламасы рәсмиләштерә ала

Татарстанда хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр салым ташламасы рәсмиләштерә ала
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Хосписларга, хайваннар өчен приютларга һәм башка хәйрия оешмаларына ярдәм итүче татарстанлылар салым түләүләренең бер өлешен социаль ташлама рәвешендә кире кайтара ала. Моны ничек эшләргә – «Татар-информ» материалында.

Хәйрия иганәләре өчен социаль салым ташламасын рәсмиләштерү өчен узган ел өчен салым декларациясе тапшырырга кирәк. Тотып калынган акча күчерелгәннән соң аны өч ел дәвамында алырга мөмкин.

Ташламага кемнәрнең хокукы бар?

Рәсми рәвештә эшләүче, физик затлар кеременә салым түләүче һәм дини, хәйрия оешмаларына яки коммерцияле булмаган берләшмәләргә акча җибәргән кешеләр.

Тотып калу күләме

Социаль тотып калу суммасы салым түләүченең еллык кеременең 25 проценты итеп чикләнгән.

Нинди очракларда ташлама бирелми?

  • акчалар турыдан-туры оешмага түгел, ә ул оештырган фондка яисә аның җитәкчесенең шәхси счетына күчерелгән очракта;
  • хәйрияче иганәгә акчалары биргән өчен милек яки нинди дә булса хезмәтләр, шул исәптән реклама хезмәтләре алган очракта.

Ташламаны алу тәртибе

  • 3-НДФЛ (физик затлар кеременә салым) салым декларациясе формасын тутырыгыз;
  • хәйрия оешмаларына акча күчерүне раслаучы документлар, шул исәптән түләү документларын (квитанцияләр, банк кәгазьләре, түләү йөкләмәләре), иганә акчалары бирү турында шартнамә яисә килешү кәгазьләрен җыегыз;
  • декларация белән документлар комплектын теркәлү урыны буенча урнашкан салым органына тапшырыгыз.
news_right_1
news_right_2
news_bot