Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемендәге премия тапшырылачак
Татарстанда быел беренче тапкыр хәйрияче һәм меценат Әсгать Галимҗанов исемендәге премия тапшырылачак. Аны алуга социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар дәгъва итә ала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев хәбәр итте.
«Быел Әсгать Галимҗановның тууына 90 ел тула. Без аның исемендәге премияне 2 мартта аның һәйкәле янында тапшырачакбыз. Ул бөтен гомерен кешеләргә хезмәт итүгә багышлады. Балалар йортларына 80нән артык автомобиль бүләк иткән. Лауреатлар арасында төрле юнәлешләр буенча кешеләргә хезмәт итү бәяләнәчәк», - дип аңлатты ул.
Премиянең гариза бирү кампаниясе 12 гыйнварда старт алды һәм 8 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашуга Татарстан территориясендә теркәлгән һәм озак вакытлы проектларны гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар чакырыла, дип өстәде ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе, «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева.
«Оешмада өч елдан артык эшләгән һәм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашкан барлык хезмәткәрләр дә гариза бирә ала. Төп максат – аларга ярдәм итү», - дип аңлатты ул.
Биш лауреат сайлап алыначак, аларның һәрберсе 250 мең сумга кадәр алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз