Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстанда волонтерлык үсешенә өлеш керткән өчен» билгеләренә 2,3 миллион сум бүленде
«Татарстан Республикасында волонтерлык үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгеләрен (барлыгы бер мең данә) әзерләүгә республика бюджетыннан 2 миллион 390 мең сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда «Татарстан Республикасында волонтерлык үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе, шулай ук «Игелекле Татарстан» премиясе булдырылды.
Мактау билгесе республиканың дәүләт бүләге санала. Аны гражданнарга Татарстан территориясендә иреклеләр яки волонтерлык хәрәкәтен үстерүдә аерым казанышлар өчен тапшырачаклар.
Бүләк волонтерлыкны популярлаштыру, иреклеләр эшчәнлеген үстерү, социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру һәм төбәктә волонтерлык инициативаларын оештыруга шәхси өлеш кертүне тану өчен билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз