news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Волга Дискавериз» гаилә күңел ачу-мәгариф паркын ачачаклар

Инвестицион проектны чынга ашыруда хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды

  (Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетында «Волга-Дискавериз» ҖЧҖ компаниясе белән Франциянең "Sarl OG Conseils services" консалтинг компаниясе арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

Очрашуда Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты Сергей Иванов, ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Франциянең "Sarl OG Conseils services" консалтинг компаниясе президенты Оливье Грожан, Франциянең "EuroCo" компаниясе президенты Жером Деверак катнашты.

Хезмәттәшлек кысаларында ике компания Татарстан Республикасы территориясендә «Волга Дискавериз» гаилә күңел ачу-мәгариф паркын инвестицион проектын чынга ашыру өстендә бергәләп эшләячәк.
Килешүгә "Волга Дискавериз" ҖЧҖ генераль директоры Марат Зиятдинов Франциянең "Sarl OG Conseils services" консалтинг компаниясе президенты Оливье Грожан имза куйды.

«Волга Дискавериз» гаилә күңел ачу-мәгариф паркы проектын чынга ашыру Татарстанда туризм һәм кунак кабул итү өлкәсен үстерергә ярдәм итәчәк. Тематик һәм мәгариф юнәлеше - заманча IT-технологияләр һәм коммуникацияләр кулланылган күңел ачу паркы. Парк проекты Россиянең IT башкаласы Иннополис шәһәре тирәсендә 50-70 га мәйданда урнашачак. Парк тәүлек буе эшләячәк, андам көненә 5,6 мең кеше керә алачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot