news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда водолазлар биш көн элек югалган балыкчының мәетен боз астыннан табып алган

70 яшьлек ир-ат Чулман елгасында Боерган авылы тирәсендә боз астына убылып төшкән.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Тукай районында водолазлар югалган балыкчының мәетен боз астыннан табып алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Узган җомгада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 70 яшьлек ир-атның хатыны 20 ноябрь, сишәмбе көнне иренең Чулман елгасына Боерган авылы тирәсенә балыкка киткән булганлыгы һәм югалуын хәбәр итте”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар Чулманда эзләү эшләрен башлаган. Икенче көнне җирле балыкчылар югалган ир-атның балык тоту җайланмаларын тапкан. Бүген исә пенсионер баткан урыннан агым буенча аска таба 15 метр ераклыкта водолазлар аның мәетен табып алган.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100