Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Владимир Путинны хуплап имза җыюны дәвам итәләр
Россия Президентын сайлауда хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путин кандидатурасын тәкъдим итүне хуплап Татарстанда имзалар җыю дәвам итә. Россия лидерына киләсе срокка барырга Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә зур сәүдә үзәкләрендә ярдәм итәргә мөмкин.
Бүген Казанда сайлау штабы волонтерлары «Горки Парк» сәүдә үзәгендә имза җыю пункты урнаштырды. Беренче минутларда ук Россиянең хәзерге башлыгын хупларга теләүчеләрдән чират тезелде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.
Төрле эшчәнлек өлкәсе кешеләре дәүләтнең хәзерге башлыгына үз имзасы белән хуплау белдерергә тели. Алар арасында бизнес вәкилләреннән алып мәдәни өлкә хезмәткәрләренә кадәр бар. Мисал өчен, «Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры Артур Минһаҗев хатыны, Казан музыка көллияте доценты Луиза Минһаҗева белән мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең зур дәүләт ярдәме алуы турында сөйләде.
«Йортлар, сарайлар һәм мәдәният үзәкләре төзелә һәм ремонтлана. Балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре өчен мөмкинлекләр бар. Һәм әлбәттә, без үз тавышыбызны Владимир Владимировичны хуплап бирәбез», - дип белдерде ир белән хатын бертавыштан.
Путинны хупларга килгән Татарстан эшмәкәре Алексей Желудков шулай ук бизнес өлкәсендә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Мин безнең Президентыбыз өчен имза куйдым, чөнки бу – тотрыклылык. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: заманча бизнес өчен бик күп эш башкарыла. Алар - грант ярдәме, федераль һәм төбәк программалары, җитештерү кооперациясе һәм социаль контрактлар», - диде ул.
Тагын бер эшмәкәр - СТЭТ компаниясе генераль директоры Камил Сибгатуллин үз имзасын куярга килгән. Путин гына көнбатыш илләрнең санкцион басымына түзә ала, дип саный ул. «Бары тик ул гына безнең эшмәкәрлекне эшчәнлек төре буларак яхшы исәптә тота ала», - дип өстәде Сибгатуллин.
Искәртик, Россия Президенты вазифасына кандидатны теркәү өчен 300 мең имза җыярга кирәк, алар Россия Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак. Шул ук вакытта Татарстаннан, башка һәр төбәктән кебек үк, 7,5 мең имза тапшырылырга мөмкин.
Имза җыю нигездә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең зур сәүдә үзәкләрендә оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз