news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда вируска каршы препаратларның күләме җитәрлек

“Без халыкны нәрсә белән дәваларга кирәклеген беләбез”, – дип белдерде бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов

(Казан, 30 октябрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). “Татарстанда вируска каршы препаратларның күләме җитәрлек, һәм без халыкны нәрсә белән дәваларга кирәклеген беләбез”, – дип белдерде бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов гриппка багышланган видеоконференция барышында.
Әлеге даруларга сорауның артуын исәпкә алып, Татарстан сәламәтлек саклау министры киңәшмәдә катнашучыларны дару бәяләренә контрольне көчәйтергә чакырды.
“Даруханәләрдә дару препаратларына бәя артмаска тиеш, һәм бизнес хәзерге вакытта моны эшләүнең ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булуын ачык аңларга тиеш”, – дип ассызыклады Айрат Фәррахов.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100