news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда винегрет өчен продуктлар кыйммәтләнде

13 майдан 20 майга кадәр бер атна эчендә Татарстанда яшелчәләрнең бер өлеше кинәт кыйммәтләнде. Бәрәңге, суган һәм аш чөгендере бәяләре 8 проценттан күбрәк артты. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Моннан тыш, ак кәбестәнең бер килограммы 7 процентка диярлек кыйммәтләнгән – ягъни винегрет салаты өчен продуктлар җыелмасының зур өлеше.

Алма, макарон, балалар өчен ит консервалары, тавык ите бәясе азрак динамика күрсәтә – 2,53 проценттан артмый.

Азык-төлек товарларының бер өлеше, киресенчә, арзанайган. Иң күбе бу кыяр бәясеннән күренә – минус 9,34 процент, яки килограммы өчен минус 11,61 сум. Помидор 12,89 сум, яки 5,88 процентка арзанайган. Моннан тыш, бер дистә йомырка, пешерелгән колбаса, ак май, сыек май, маргарин, каймак һәм башка продуктларның бәясе кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot