news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда видеоуеннар мәктәбе ачарга һәм киберспорт командалары җыярга планлаштыралар

Татарстанда видеоуеннар мәктәбе ачарга һәм киберспорт командалары җыярга планлаштыралар
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда Иннополис университеты базасында видеоуеннар мәктәбе булдыру һәм киберспорт командалары оештыру проекты карала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләде.

«Без индек күптән Иннополис университеты базасында «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә видеоуеннар мәктәбен булдыру турында уйлыйбыз. Әлегә бу процесс дәвам итә. Без, беренче чиратта, уен белән чын тормышны бутамаска өйрәтәчәкбез. Уеннан чынбарлыкка зыянсыз гына кире кайтырга һәм анда күпме вакыт үткәрүеңне контрольдә тотарга өйрәнү бик мөһим», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Видеоуеннар – ул начар әйбер, аларны уйнаудан туктарга кирәк, дию дөрес түгел. Яшьләргә бары тик моның башка шөгыльләр белән чиратлаштырып була торган ял итү вариантларының берсе икәнен аңлату мөһим, дип өстәде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot