news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда видеокамералар барлык территориаль сайлау комиссияләрендә куелачак

Видеокүзәтү технологиясе мәсьәләсе буенча республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән эш бара.

Татарстанда видеокамералар барлык территориаль сайлау комиссияләрендә куелачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә республикада барлык территориаль сайлау комиссияләрендә видеокамералар куелачак. Бу хакта сайлауга әзерлек мәсьәләләре буенча партияләрнең төбәк бүлекләре белән очрашуда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Видеокүзәтү технологиясе мәсьәләсе буенча республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән актив эшлибез. Алар заказчы булып тора. Барлык территориаль участокларда камералар куелачак”, - диде ул.

“Сайлаучылар аеруча күп булган участокларда тавышларны сайлауның техник чаралары кулланылачак. Сайлау бюллетеньнарын эшкәртү һәм электрон тавыш бирү комплекслары. Шундый 200ләп комплекс булыр дип планлаштырыла”, - дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренчә, сайлау турында хәбәрдар итү турында өстәмә корал буларак, Үзәк сайлау комиссиясендә кайнар линия оештырылачак. Ул июнь уртасыннан эшли башлар дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100