Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда видеоәсбаплы халык уеннары җыентыгы булдырачаклар
Татарстанда халык уеннары җыентыгы тупланачак. Җыентыкта шулай ук видеоәсбаплар кертеләчәк. Мондый йөкләмә белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе белән очрашуда чыгыш ясады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
«Уеннар җыентыгын бастырып чыгарсак һәм инвентарь җитештерүне җайга салсак яхшы булыр иде. Бездә бик күп урам чаралары бар. Һәр Сабантуйда күпләп балалар катнашачак. Буфетта чипсылар сатып алганчы, уен белән мәшгуль булсалар яхшырак. Мондый китапны бастырып чыгару турында уйлаячакбыз. Аны һәр мәктәп һәм балалар бакчасына тапшырачакбыз. Хәтта зурлар да үзен сынап карарга теләр», - диде Миңнеханов.
Бу китапта уен кагыйдәләре җентекләп тасвирланачак, шулай ук дөрес уйнарга өйрәтүче видео-кушымта булдырылачак, – дип өстәде Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең «Красная горка» ансамбле җитәкчесе Денис Денисов.
«Без инде күп еллар дәвамында традицион мәдәният белән шөгыльләнәбез, районнар буйлап йөрибез һәм музыкаль фольклор гына түгел, ә халык уеннары турында да белешмәләр яздырабыз. Бездә инде зур белем багажы тупланды», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз