news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда ВИЧне йоктыручылар саны 12 меңнән артып китә
14 һәм 16 май көннәрендә Татарстанда СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә багышланган Бөтенроссия акциясе чаралары узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, «Татар-информ”). 14 һәм 16 май көннәрендә Татарстанда СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә багышланган Бөтенроссия акциясе чаралары узачак.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, Бөтенроссия акциясе быелның 10 маенда старт алган иде. Акция кысаларында илебезнең барлык почмакларында ВИЧ/СПИД авыруларын дәвалау өлкәсендә эшләүче белгечләр, бу проблемага битараф булмаучылар катнашында чаралар уза. 1983 елдан башлап, һәр елның май аеның өченче якшәмбесендә дөнья җәмәгатьчелеге СПИДтан үлүчеләрне искә алу Көнен билгеләп үтә.
12 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда ВИЧне йоктыручылар саны 12045 белән исәпләнә. ВИЧ йоктырган аналардан 1135 бала дөньяга килә, 62 балага ВИЧ-инфекция дигән диагноз куела.
14 май көнне иртәнге сәгать 10нан 12 сәгатькә кадәр Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү, аларга каршы көрәш үзәгендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен Ачык ишекләр көне оештырыла. Бу көнне “Кырлай” күңел ачу паркында 19 сәгатьтә бу көнгә багышланган акция үтәчәк. Программада Казанның танылган рок-коллективлары, иҗтимагый оешмалар, артистлар катнаша. Шулай ук килгән кешеләргә ВИЧне кисәтү турында белешмәләр таратылачак.
16 май көнне исә иртәнге сәгать 9дан 14кә кадәр Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү, аларга каршы көрәш үзәгендә ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним тикшерү үткәрәчәкләр, белгечләр консультация бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot