news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ВИЧ таралышы Россия буенча уртача күрсәткечтән ике мәртәбә түбән

2019 елның тугыз аенда ВИЧ-инфекциянең 808 яңа очрагы теркәлгән.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ВИЧ-инфекция таралышы 100 мең кешегә 361,2 нисбәтендә. Россия буенча уртача күрсәткечтән бу ике мәртәбә түбән (Россиядә 100 мең кешегә – 709,2). Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең профилактика бүлеге мөдире – табиб-эпидемиолог Лилия Мөхәммәтҗанова хәбәр итте.

2019 елның 1 октябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда барлыгы 24622 ВИЧ очрагы теркәлгән. Шуларның 22417се – Татарстан кешесе. Бу, республикада ВИЧ- инфекция теркәлә башлаган вакыттан алып исәпләнә. Шул исәптән, 16259ы (66 процент) – ир-атлар, 8363е (34 процент) – хатын-кызлар.

“ВИЧ йоктырган 14083 кеше диспансер учетында тора, бу иректән мәхрүм итү урыннарында булучыларны да исәпкә алып. Безнең республикада ВИЧ таралышы 100 мең кешегә 361,2 нисбәтендә. Россия буенча уртача күрсәткечтән бу ике мәртәбә түбән (709,2). Олыларның 0,3 процентында ВИЧ авыруы бар. 30-49 яшьтәгеләрнең - 46 проценты”, - диелә Лилия Мөхәммәтҗанова хәбәрендә.

  • Табиб мәгълүматыннан күренгәнчә, 2016 елдан башлап, дүртенче ел рәттән республикада ВИЧ авыруының кимүе күзәтелә. Быел ул 8,8 процентка кимегән. Татарстанда әлеге күрсәткеч Россия буенча уртача күрсәткечтән кимрәк. 2019 елның тугыз аенда Татарстанда ВИЧның 808 яңа очрагы теркәлгән (бу күрсәткеч 100 мең кешегә 20,7 тәшкил итә). 2018 елның шушы ук вакытында 886 авыру кеше ачыкланган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100