news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 13 очрагы ачыкланган
Казанда ВИЧ-инфекциянең - 8, Чаллы, Әлмәт, Балтач һәм башка районнарда берәр очрагы теркәлгән
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Казанда ВИЧ-инфекциянең - 8, Чаллы, Әлмәт, Балтач, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында берәр очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе матбугат хезмәте.
Токсикологик мониторинг мәгълүматлары буенча, Татарстанда исәп-хисап чорында химик матдәләр белән агулануның 70 очрагы (шуларның 23е - алкоголь, 8е - наркотик препаратлар, 19ы дарулар куллану нәтиҗәсендә) теркәлгән. Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 48 ир-ат, 22 хатын-кыз, шул исәптән 14 бала һәм яшүсмер бар.
Агулануның 7 очрагы үлем белән тәмамланган. Агулануга китергән матдәләр даруханәләрдән (16 очрак) һәм кибетләрдән (11 очрак) сатып алынган. Казанда узган атнада инфекцион авырулар йоктыруның 3099 очрагы теркәлгән, бу аннан алдагы атнадан 3,1 процентка кимрәк. Аларның 2434 очрагын кискен тын юллары вирус инфекциясе тәшкил итә, бу узган атна күрсәткечләреннән 5,8 процентка, ә эпидемиология баскычыннан 7,2 процентка түбәнрәк.
Казан сулыкларын озынборын һәм чебен-черкиләргә каршы эшкәртү дәвам итә. Барлыгы 111 күл һәм буа эшкәртелгән, гомуми мәйданы – 276,6 гектар. Узган атнада гомуми мәйданы 30,9 гектар тәшкил иткән 7 сулык эшкәртелгән.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе каршында кулланучылар законнары буенча консультация пункты эшли. Биредә 115 консультация оештырылган, анда гражданнарның сорауларына җавап бирәләр, шулай ук аңлату эшләре буенча 9 чара үткәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot