news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 1200ләп яңа очрагы ачыкланган

"Татарстанның алты муниципаль берәмлегендә ВИЧ таралышы вазгыяте аеруча начар", - ди Республиканың баш дәүләт санитар табибы.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Татарстанда узган елны ВИЧ-инфекциянең 1189 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта бүген Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә сөйләде.

"Хәзерге вакытта Республикада ВИЧ-инфекцияле 13 меңгә якын авыру исәпләнә. Татарстанның алты муниципаль берәмлегендә ВИЧ таралышы вазгыяте аеруча начар. Бу - Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Кама Тамагы районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре", - диде ул.

"Авыруларның 71 процентын 30-50 яшьтәге кешеләр тәшкил итә, аларның 67 проценты авыруны җенси юл аша йоктырды", - диде Марина Патяшина.

"Муниципаль берәмлекләренең СПИДка каршы көрәшә торган ведомстоара комиссияләре бу мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә тиеш", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot