news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ВИЧ белән авыру күрсәткече 1,9 тапкыр түбән

Фәридә Яркәева сүзләренчә, өч ел дәвамында республиканың өчтән бер өлеш муниципаль берәмлекләрдә күрсәткечләрнең кимүе күзәтелә.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Россиядәге уртача күрсәткечләргә караганда, Татарстанда  ВИЧ белән авыру күрсәткече 1,9 тапкыр түбән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдерде.

 “Безнең республикада агымдагы елның 1 декабренә 22 мең 191 ВИЧ йоктыру очрагы теркәлгән, диспансер учетында 13 мең чамасы авыру тора, шул исәптән 145 бала да бар. Россия Федерациясендә барлыгы 1 млн 193 мең 890 очрак теркәлгән, төрле сәбәпләр буенча 269 мең 282 кеше үлгән”, - диде Фәридә Яркәева.

Министр урынбасары белдергәнчә, дөньяда ВИЧлы 38 млн кеше яши. Ел саен якынча 3 млн яңа очрак теркәлә. Шул ук вакытта һәр ел саен ВИЧ йоктырган 2,5 млн чамасы кеше үлә.

ВИЧ күрсәткечләре үсешен тоткарлауның төп чарасы киңкүләмле кисәтү чаралары үткәрү һәм антиретровирус терапия билгеләү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100