Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ВИЧ профилактикасына 1,3 млн сум бүлеп биргәннәр
СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекция таралуны кисәтү буенча комплекслы эш уздыруга тендер урнаштырган, дип хәбәр ителә Дәүләт сатып алулары порталында. Проект Казан, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Түбән Каманы колачлый.
Бу максатларга 1,3 млн сум бүлеп бирелгән. Акча ике чыганактан киләчәк: 46процент – Татарстан бюджеты, 54 процент – федераль казна. Чараларны 2026 елның июненнән декабренә кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Бу акчага, техник бирем нигезендә, Россиядә җитештерелгән меңнән дә ким булмаган тестлар сатып алачаклар. Белгечләр шулай ук халыкның төп төркемнәре вәкилләренә мәгълүмат һәм консультацияләр бирәчәкләр.
Теләүчеләр анализларны аноним рәвештә тапшыра алачак. Тестлаштыру медикларның тестка кадәр һәм аннан соңгы консультацияләре белән озатылачак. Шикле яки уңай нәтиҗәләргә ирешкән очракта, хезмәткәрләр СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгенә мөрәҗәгать итүчене озата барырга тиеш.
Моннан тыш, учреждение иммунохроматографик анализ ысулы белән ВИЧ-1 һәм ВИЧ-2 антитәнчекләрен ачыклау өчен экспресс-тестлар сатып алуга тагын бер тендер урнаштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз