Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ветеринария темасын актив яктырткан журналистларны бүләкләделәр
Алар арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казанның Игенчеләр сараенда ветеринария хезмәтен актив яктырткан журналистлар бүләкләнде. Алар Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең Рәхмәт хатына ия булды.
Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” хәбәрчесе Чулпан Шакирова да бар.
“2017 ел - ветеринарлар өчен җиңел ел булмады. Безнең хезмәтне яратмасаң, тирәнтен аңламасаң, аны яратып та, язып та булмый. Сез - журналистлар әлеге өлкәгә караган хәбәрләрне һәм яңалыкларны арттырмыйча да, киметмичә дә, урынлы биреп бардыгыз. Матбугат хезмәткәрләре булмаса, гади халык белән безнең арада элемтә тоту авыр булыр иде. Актив эшчәнлегегез өчен рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә кулга-кул тотынышып эшләргә, күңелле хәбәрләрне генә яктыртырга язсын”, - диде Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Ветеринария темасын актив яктырткан журналистлар арасында “Туган җир” тапшыруы мөхәррире Рамил Гарипов, видеооператор Рамил Гарифуллин, “Татарстан хәбәрләре” журналистлары Руслан Хөснетдинов һәм Сергей Хәйдәров, “Ватаным Татарстан” журналисты Лилия Нурмөхәммәтова да бар.
Искәртеп үтик, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе тармак эшчәнлеген яктырткан журналистлар белән очрашуны традициягә кертте. Быел әлеге очрашу ведомтсвоның киңәйтелгән коллегия утырышы алдыннан уздырылды.
Россельхознадзор һәм Ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышы 24 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз