news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ветеринария пунктлары иң нәтиҗәле эшләүче районнар билгеле - исемлек

Алар бөтен республикага үрнәк булып тора.

(Әлки, 16 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда ветеринария пунктлары иң нәтиҗәле эшләүче районнар билгеле. Бу хакта бүген баш мал табибларының Әлки районында узган семинар-киңәшмәсе вакытында ТР Министрлар кабинетының Баш Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте.

Бу минутларда делегатлар Түбән Әлки авылындагы модульле ветеринария пункты белән таныша.

"Түбән Әлки авылы - үрнәк ветеринария пункты идарәсе. Алар даруханәләрен халыкка кирәкле дарулар белән тәэмин итүдә дә, ясалма каплату өлкәсендә дә лидерлар рәтендә. Ветеринария пункты була торып та, аңа салкын караган мал табиблары бар. Бу эшкә төрле җирдә төрле караш булырга тиеш түгел", - диде ул.

Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов шулай ук авыллардагы модульле ветеринария пунктларының эшчәнлеген  билгеләп үтте.

"Әлки районы - лидер. Аннан Кукмара аз гына калыша. Арча, Лениногорск районнарында да эш яхшы оештырылган. Терлекчелек районы булмаса да, Баулы яхшы күрсәткечләр бирә. Буа районының Кишер Аксуы һәм Зур Боерган авылы ветеринария пунктларын аерып әйтергә кирәк", - диде бүлек башлыгы.

Аның сүзләренчә, махсус программа нигезендә, модульле ветеринария пунктлары төзелгәч, республикада сыерларны ясалма каплату зур сикереш ясаган. Авыл кешесенә хәзер 40-50 чакрым ераклыктагы район үзәгенә барып йөрергә кирәкми. Мал табиблары котыру авыруына каршы вакцинацияне йорт буенча ясап йөри.

ТР Министрлар кабинетының Баш Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов "Татар-информ" хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, яшь кадрларны җәлеп итү максатыннан, авылга кайткан ветеринария белгечләренә өч ел буе өстәмә акча түләнә. Аның суммасы югары белем алган белгечкә - 10, урта һөнәри белемле яшь кадрга 8 мең сум.

"Шушы юл белән, без ел ярым эчендә 200 яшь белгечне авылга кайтара алдык", - диде Алмаз Хисаметдинов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100