news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда вертолет һәлакәткә юлыгу факты буенча тикшерү үткәрелә

Вертолетның, ял итүчеләрне алып кайту өчен, Свияжские холмы курорт-шәһәренә юл тотышы булган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе тарафыннан Татарстанның Югары Ослан районында вертолет һәлакәткә юлыгу факты буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вертолет 6.50 сәгатьтә Казаннан кузгалып киткән һәм, ял итүчеләрне алып кайту өчен, Свияжские холмы курорт-шәһәренә юл тоткан. Әмма ул «Кызыл сабанчы» бакчачылык ширкәте янында һәлакәткә юлыга.

Авария нәтиҗәсендә 43 яшьлек пилотның гомере өзелә, ул очкычта үзе генә була. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе хезмәткәрләре килә. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100