news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда вертолет һәлакәткә юлыгу факты буенча җинаять эше кузгатылган

Вертолет Казаннан Самара өлкәсенә юл тоткан булган.

(Казань, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Bell-407 вертолеты һәлакәте буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетыннан җиткерделәр.

Ачыкланганча, җинаять эше кузгату турында карарны Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе кабул иткән. Сүз Россия Җинаять Кодексының 263нче маддәсе 2нче бүлегендәге һава транспортын куллануда һәм хәрәкәттә куркынычсызлык кагыйдәләре бозылып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү турында бара.

Искәртеп үтик, вертолет иртән Казаннан Самара өлкәсенә юл тоткан. Әмма ул тиешле урынга барып җитә алмый, “Кызыл сабанчы” бакчачылык ширкәте янында һәлакәткә юлыга.

Һәлакәт аркасында 43 яшьлек пилотның гомере өзелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100