Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда велосипедта йөргәндә егылган балаларның бөере һәм җенес әгъзасы имгәнгән
Балалар икесе дә урология бүлегендә, берсенә операция үткәрелгән.
Узган бәйрәм ялларында велосипедта йөргән вакытта егылып, җенес бизе бик нык җәрәхәтләнгән, сул бөере имгәнеп, гематома алган балаларны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннщр. Бу хакта клиниканың социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр ителә.
Балалар икесе дә урология бүлегендә.
"Пациентларның берсенең талагы бик нык имгәнгән, сул бөерендә, корсак арты өлешендә, оча сөяге тирәсендә гематомалар бар. Велосипедтан егылып, бала сул ягы белән бетон блокка бәрелгән. Хәзерге вакытта КТ һәм УЗИ контролендә дәвалана. Зыян килгән әгъзаларның акрынлап төзәлә баруын күрәбез", - дип әйткән бүлек мөдире Рәшит Байбиков.
Икенче очракта операция котылгысыз булган. Бала велосипед рамасына шулкадәр каты бәрелгән ки, хәтта җенес әгъзасында күкәе өзелгән. "Малайның җенес бизе өзелгән җирдән тегелде. Хәзер пациент операциядән соң тернәкләнә, хәле ул кичергән операция авырлыгына туры килә", - дип белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз