Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына күргәзмәләр оештырылачак
Татарстанда математик һәм табигый-фәнни белем бирүне үстерү һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү контекстында тәрбия һәм белем бирү треклары эшен оештыралар. Шулай ук Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган эчтәлекле күргәзмәләр уздырылачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, министрлык шулай ук 2030 елга кадәрге чорга математик һәм табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын арттыру юнәлешендә комплекслы чаралар планын, физик-математик белем бирүнең сыйфатын арттыру, балаларның математик сәләтләрен үстерү һәм республика югары уку йортларына югары дәрәҗәле математик һәм физик әзерлекле абитуриентлар агымын тәэмин итү чаралары комплексын гамәлгә ашыру эшенә арадаш нәтиҗәләр ясарга һәм фикер алышырга планлаштыра.
2024/2025 уку елында әлеге чаралар барысы да «Физик-математик алгарыш» пилот проектына берләштерелгән. Шулай ук республика мәгариф идарәләренең мәгълүмати-методик бүлекләре җитәкчеләре һәм методистларының стажировкасына нәтиҗәләр ясау планлаштырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе 9 апрельдә республиканың Кукмара районында узачак.
Министрлыкның бу темага багышланган коллегиясен үткәрү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының республика мәктәпләрендә педагогларның квалификациясен арттыру өчен мөмкинлекләр тудыру һәм математика һәм табигый-фәнни цикл фәннәрен укытуның яңа методикаларын булдыру кысаларындагы максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз