Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Ватанны саклаучылар елын үткәрү буенча оештыру комитеты булдырылды
Республикада Ватанны саклаучылар елын үткәрү буенча оештыру комитеты булдырылды. ТР Министрлар Кабинеты боерыгын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Оештыру комитеты рәисе итеп Алексей Песошин үзе билгеләнде. Аның урынбасарлары итеп ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары — ТР Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов һәм ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева расланды. Секретарь вазифаларын ТР Министрлар Кабинеты аппаратының Социаль үсеш идарәсе башлыгы Алинә Сабурская башкарачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәзер 30 көндә төбәктә Ватанны саклаучылар елын үткәрү буенча төп чаралар планы проектын төзергә һәм республика Хөкүмәтенә кертергә тиеш була. Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Ләйлә Фазлыевага йөкләнде.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз