Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Ватанны саклау - бурыч һәм намус!» патриотик акциясе узачак
5 сентябрьдә Казанда һәм Яшел Үзән районында, ә 8 сентябрьдә Чаллыда һәм Алабуга районында «Ватанны саклау - бурыч һәм намус!» исемле мәгълүмати-патриотик акция узачак.
Акциянең максаты – яшьләргә патриотик тәрбия бирү, үсеп килүче буында Ватанга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе формалаштыру. Моннан тыш, акция чик буе хезмәтенең әһәмиятенә игътибар җәлеп итүгә һәм яшьләрнең дәүләт иминлеге өлкәсендәге һөнәрләргә кызыксынуын стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Акциядә катнашучыларга чик сакчыларының һәм куркынычсызлык органнары, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте чик буе хезмәте хезмәткәрләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләячәкләр.
Акциядә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чик буе хезмәте ветераннары һәм хезмәткәрләре белән очрашулар узачак. Катнашучылар тематик күргәзмәләрне карый алачак. Шулай ук Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте Үзәк чик буе ансамбленең концерт программасы планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз