news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Ванюшино күлен пычратуда катнашкан гаепле кешеләрне ачыклаганнар

Ванюшино күле ярында җир кишәрлекләрен бүлеп бирү эшен Казан прокуратурасы тикшерә.

Татарстанда Ванюшино күлен пычратуда катнашкан гаепле кешеләрне ачыклаганнар
Солтан Исхаков

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Экологлар Салмачи бистәсеннән ерак түгел урнашкан Ванюшино күлендәге чүплекләрнең оештыручыларын тапкан. Хокук бозучыларга тиздән күрсәтмә биреләчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров сөйләде.

«Ванюшино күленә бардык, су объектының яр буенда калдыклар булуын ачыкладык. Росреестр белән берлектә җир кишәрлекләренең алты хуҗасы билгеләнгәнен белдек. Калдыкларны ташлау факты буенча хокук бозулар бетерелсен өчен, милекчеләргә карата тәкъдимнәр җибәреләчәк», — диде ул.

Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, яр буенда җир кишәрлекләре бүлеп бирү факты буенча материаллар Казан шәһәр прокуратурасына җибәрелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot