news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда вакытлыча эшкә урнашкан яшүсмерләргә түләүләр артачак

2024 елда Татарстанда 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен мәшгульлек хезмәтеннән матди ярдәмне арттырачаклар. Айга 2250 сум урынына ул 2650 сумга кадәр арта. Бу хакта республика Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карары проектында язылган.

Түләүле җәмәгать эшләрендә катнашучы яисә эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче, вакытлыча эшкә урнашу чорына республикада яшәүче эшсез кешеләр дә шундый ук суммага өметләнә алачак.

Урта һөнәри яки югары белемле 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге эшсезләр аена элеккечә 4,5 мең сум алачак. Бу белем бирү учреждениесеннән чыгарылганнан соң бер ел дәвамында эш эзләүчеләргә, вакытлыча эшкә урнашу чорына, шулай ук гомуми белем бирү оешмалар һәм югары уку йортларын тәмамлаучы эшсез кешеләргә кагыла.

Әгәр документ коррупциягә каршы экспертиза узса, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100