news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге узды

Әлеге чара кысаларында Россия почтасы абунәчеләргә ташламалар тәкъдим итте

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге үткәрелде. 5-15 декабрьдә узган әлеге чара кысаларында "Россия почтасы" ФДУП абунәчеләргә ташламалар тәкъдим итте. Бу хакта "Россия почтасы" ФДУП филиалы "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"Тандем" сәүдә-күңел ачу үзәгендә инде күркәм гадәткә әверелгән Абунәче көне үткәрелде. Аның барышында Татарстанның популяр басмалары, "Татарстан почтасы" белән берлектә, төрле конкурслар оештырды, аларда газета-журналларга язылган кешеләр катнаша алды.

Быел Россия почтасы вакытлы матбугатка язылуны ике этапта -  ике ункөнлектә үткәрде. Моның нәтиҗәсе үзен көттермәде: абунәчеләр саны шактый артты. Әйтергә кирәк, быел язылу кампаниясе дәүләт тарафыннан дотацияләнмәде. Шуңа да карамастан, 2013 ел белән чагыштырган вакытта, 2015 елның беренче ярты еллыгына тираж күләме 33 процентка арткан.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100