Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда вакытлы матбугатка интернет аша язылырга мөмкин
"Россия почтасы" ФДУПның барлык каталогы электрон рәвештә тәкъдим ителә
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда вакытлы матбугатка интернет аша язылу мөмкинлеге булды. Бу сервистан файдалану мөмкинлеге ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы эшләгән пилот проекты ярдәмендә туды, дип хәбәр итә "Россия почтасы" ФДУП филиалы - "Татарстан почтасы" ФПХИ матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта "Россия почтасы" ФДУПның барлык каталогы электрон рәвештә тәкъдим ителә. Сервисның төп өстенлеге шунда: язылу бәясенә 2 процент өстәп, өйдән чыкмый гына үзең яраткан газета һәм журналларга язылырга мөмкин. Электрон рәвештә язылу өчен шәхси кабинетта "Россия почтасы" каталогларыннан үзең теләгән вакытлы матбугатны сайларга, китереп бирү ысулын, язылу вакытын һәм данәсен, үзең турындагы мәгълүматны һәм адресны күрсәтергә кирәк. Кулланучы бер үк вакытта берничә басмага языла ала. Сайтта язылу тәртибе күрсәтелгән.
Электрон язылу процессы почтамт һәм абунәчеләр хезмәттәшлегеннән тора. Абунәче электрон рәвештә язылганнан соң, почта белән элемтәгә керә, аның хезмәткәрләре, үз чиратында, барлык мәгълүматларны тикшереп, квитанция тутыра. Түләү килеп җитмәгән очракта, бу хәлнең сәбәпләре тикшерелә. Соңыннан квитанцияләр адресатлар буенча җибәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз