news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда вакцинация узмаган 30 укытучы прививка ясатып, кире эшкә кайткан

Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең 95 проценты коронавирустан вакцинацияләнгән.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан вакцинация узмаган 30 укытучы прививка ясатып, кире эшкә кайткан.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу хакта журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Вакцинация узмаган 30 укытучы эштән читләштерелгән иде. Аларга прививка ясатырга мөмкинлек бирделәр, вакцинация узуга, кире эшкә кайттылар», — диде.

Министр әйтүенчә, Татарстанда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең 95 проценты коронавирустан вакцинацияләнгән. Хезмәткәрләр 100 процент вакцинацияләнгән белем бирү учреждениеләре дә бар.

Илсур Һадиуллин прививка ясатырга ярамаган һәм шул хакта табиб белешмәсе булган хезмәткәрләр булганын да әйтте.

Министр сүзләренчә, 12-17 яшьтәге мәктәп укучыларын коронавирустан вакцинацияләү белән бәйле норматив документлар әлегә министрлыкка килмәгән. «Әгәр мондый боерыклар чыкса, Россия Мәгариф министрлыгы, республика оператив штабыннан норматив документлар килсә, үтәрбез. Безнең яктан кыенлыклар булыр дип уйламыйм», — дип белдерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot