news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда вакцина ярдәмендә ел саен 60 меңләп авыру очрагы кисәтелә

Быел иммунизация атнасы 24-30 апрель көннәрендә үтә.

Татарстанда вакцина ярдәмендә ел саен 60 меңләп авыру очрагы кисәтелә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ел саен Татарстанда вакцина профилактикасы ярдәмендә алтмыш меңләп авыру очрагы булдырылмый кала. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Ел саен Татарстанда вакцина профилактикасы ярдәмендә 60 мең тирәсе авыру очрагы булмый кала. 2018 елда вакцина ясау ярдәмендә дифтерия, эпидемияле паротит, кызамык, кызылча (краснуха), полиомиели́т, В гепатиты авыруларының  62 722 очрагы кисәтелде. Шулай итеп, 40 млн сумга экономия ясалды”, - диде Любовь Авдонина.

Урынбасар сүзләренчә, вакцина ярдәмендә, 2018 елда Россиядә һава-тамчылы юл аша йога торган авырулар, 80 еллар белән чагыштырганда, 58 тапкырга кимегән. Татарстанда исә бу күрсәткеч 145 тапкырны тәшкил итә.

  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2005 елдан башлап һәр елны иммунизация атнасы үткәрә. Быел ул 24-30 апрель көннәрендә үтә. Бу чорда вакцинаның мөһимлеген халыкка җиткерү буенча күләмле эшләр башкарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot