news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда вакф милке булган 100 ләп объект акрынлап кире кайтарыла – Мансур Җәләлетдинов

Ике атналап элек “Мозаффария” бинасы кире кайтарылган.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда элек вакф милке булган объектларны кире кайтару юнәлешендә эш алып барыла. Бу хакта бүген Казанда "Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалар" исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә журналистларга Татарстан мөфтие урынбасары,"ТР Вакфы" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов билгеләп узды.

Ул Россиядә вакф милкенең иң зур өлеше Татарстанда булуын әйтте. “Бар җирдә дә бу институт алай үсеш алмаган. Ни кызганыч, күп кенә лидерлар вакфлар системасын аңлап бетерми. Вакфлар институты - бөтенләй башка төшенчә, аны сәдака белән дә, гошер, зәкят белән дә бутарга кирәкми. Бүген мөселман өммәтенә революциягә кадәр вакф милке булган күп кенә объектлар кире кайтарыла. Кайбер биналар буенча мәгълүмат архив документларында сакланмаган, аларны эзлибез. Бу юнәлештә акрынлап булса да эш бара. Бүген без чит илдә дә вакф мөлкәте булуын беләбез. Чит илләрдәге партнерлар белән сөйләшкәч, алар безгә “мөрәҗәгать итегез, без вакф милке булганын беләбез” диләр. Шуңа күрә безгә,архив документларын алып, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу - вакыт мәсьәләсе”, - диде.

Мансур хәзрәт вакфлар турында федераль закон булырга тиешлегенә басым ясады. Аның әйтүенчә, заманында Диния нәзарәте бу законны эшләгән булган. “Минтимер Шәрипович (Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев – Т. И. искәрмәсе) комиссия булдырып, безне өйрәнү өчен Төркиягә җибәрде. Мин 90 нчы елларда шәхсән үзем барып, андагы вакф системасы тәҗрибәсен өйрәндем. Аларда вакфлар бик күптөрле иде. Дәүләт, дини, иҗтимагый, хосусый вакфлар да бар иде. Юлларны, хастаханәләр, мәдрәсәләрне тотуга вакфлар – кыскасы, күп иде. Әмма Төркиядә закон базасы бар, закон аларны саклый”, - диде.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов бүген Татарстанның Диния нәзарәтендә 100 гә якын вакф милке объекты һәм җир исәпләнүен әйтте. “Вакф милкендә булган биналарны инде кулланабыз, алар керем китерә. Җир мәсьәләсендә, аларны файдалана алырлык кешеләрне эзлибез. Әмма аларны закон кысаларында эшкә җигү өчен, закон базасы кирәк, юкса тулы куәтендә файдаланырга ирек бирми закон”, - диде. Мансур хәзрәт әйтүенчә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында һәм шәһәрнең махсус комитетында вакф милке биналары буенча саннар үзгәреп тора. “Әйтик, ике атналап элек “Мозаффария” бинасын алдык. Бу - элек мәдрәсә, Совет чорында мәктәп булган, хәзер безгә аны куллануга тапшырдылар. Мин үзем районнарны йөреп чыктым. Чистайда, мәсәлән, шундый бер бина бар. Элек мәчет булган, совет чорында манарасын алган булганнар һәм хосусый кулларга тапшырганнар. Анда бүген текстиль фабрика эшли. Хәзер аны кайтармаячаклар, әмма нәрсә эшләргә була, бу бит хәзер хосусый милек, ә элек мәчет булган. Шушы мәсьәләләрне күтәрәбез”, - диде Татарстанның “Вакф” фонды директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100