Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда вакансияләр рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләргә караганда өч тапкыр күбрәк
Эшсезлек дәрәҗәсе 0,72 процентны тәшкил итә
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр күләменнән өч тапкыр күбрәк, дип хәбәр ителгән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында.
Хәзерге вакытта республика мәшгульлек үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 14 мең 723 кеше теркәлгән. Ә эш бирүчеләр мәшгульлек органнарына биргән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 44 мең 774 вакансия тәшкил итә.
5-11 ноябрьдә мәшгульлек хезмәте органнарында 1887 буш эш урыны теркәлгән. Киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,33 кешега тәңгәл. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,72 процент тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз