news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда В.Е.Алемасов исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелды

Премия яшь галимнәргә инженерия фәннәре өлкәсендә фәнни казанышлары өчен биреләчәк

 (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге ТР Дәүләт премиясен гамәлгә кую турындагы указны имзалады.

Республика башлыгы сайтында дөнья күргән документтаәйтелгәнчә, яшь галимнәрнең инженерия фәннәре өлкәсендә фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлекләрен стимуллаштыру һәм ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты Вячеслав Алемасов истәгелеген мәңгеләштерү максатыннан, гамәлгә куела.

2015 елдан алып ТР Министрлар Кабинетына ТР Фәннәр академиясенә ТР бюджетыннан Указны гамәлгә кую белән бәйле чыгымнарны финанслау өчен ТР бюджетыннан акча бүлеп бирүне тәэмин итәргә туры килә, диелгән әлеге указда.

В.Е.Алемасов исемендәге ТР Дәүләт премиясе турындагы нигезләмәдә ул яшь галимнәргә инженерия фәннәре өлкәсендә танылган фәнни казанышлар һәм фән, сәнәгать өстенлекле тармаклары үсешенә өлеш керткән өчен биреләчәге күрсәтелгән.

Ел саен 1 июльдә В.Е.Алемасов исемендәге өч премия биреләчәк: һәрберсе – 75 әр мең сум.

Премиягә Татарстан территориясендә фәнни оешмаларда, сәнәгать предприятиеләрендә яки мәгариф оешмаларында фәнни тикшеренүләр алып бара торган 35 яшькәчә затлар дәгъва итә ала.

Указ исә имзаланган көннән алып үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100