news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда V чакырылыш Дәүләт Советына вакытыннан алда сайлаулар башланды

Тавыш бирү участокларында чиратлар төзелә.

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). 14 сентябрь көнне Татарстанда елның төп сәяси вакыйгасы - V  чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар була. Әмма нигезле сәбәпләрдән бердәм тавыш бирү көнендә сайлый алмаучылар үзләренең гражданлык бурычларын бүген үк үти ала.

Бүгеннән башлап, республиканың һәр кешесе үзенең конституцион хокукыннан алдан ук файдалана ала. Вакытыннан алда сайлау процедурасы 1996 елдан башлап үткәрелә, аңа кадәр бердәм тавыш бирү көнендә мәшгуль булучылар учеттан төшерү таныклыклары белән сайлый ала иде. Вакытыннан алда тавыш бирү 3-9 сентябрь көннәрендә территориаль сайлау комиссияләрендә, 10-13 сентябрьдә участок сайлау комиссияләрендә уза. Дүшәмбедән җомгага кадәр 16.00дән 20.00 сәгатькә, ял көннәрендә - 8.00дә 16.00гә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирүчегә комиссиягә тиешле гариза һәм үзенең паспортын бирергә кирәк.  Гражданин 14 сентябрь көнне сайлый алмауның сәбәбен бланкта кулдан яза. Нигезле сәбәпләргә, әйтик, командировка, ял, эш һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләти һәм иҗтимагый бурычларны үтәү, сәламәтлек торышы керә.

Казанның Авиатөзелеш районында беренчеләрдән булып 20 яшьлек Людмила тавыш бирде. "Мин чит илгә укырга китәм, шуңа да бүген тавыш бирәм", - диде ул. Беренче сайлаулары булганга, азрак дулкынлануын да яшерми. Кыз тавыш бирү урынына ачылган вакытка ук килүгә карамастан, аңа кадәр чиратка 10нан артык кеше баскан иде инде.

"Без гаризалар кабул итәбез, вакытыннан алда тавыш бирүчеләрнең исемлеген тутырабыз. Ике бюллетень бирәбез: берсе - бер мандатлы округ, икенчесе - бердәм республика  буенча. Аннары кабинка эчендә тавыш биреп, бюллетеньны конвертка салалар, - дип сөйләде тавыш бирү процессы турында Авиатөзелеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Дягилев. - Хәлиткеч тавышка ия ике комиссия әгъзасы имзаларын куя. Тавыш бирүдә катнашкан теләсә кайсы күзәтүче, кандидатлардан булсынмы, әллә партияләрдәнме, - ябыштырылган конвертка кул куя ала. Мөһер басыла һәм конверт гариза белән бергә сейфка куела". Аның сүзләренчә, 9 сентябрь көнне, территориаль сайлау комиссияләре ябылганнан соң, гариза һәм конвертлар участок комиссияләренә тапшырыла. Бердәм сайлау көнендә конвертларны ачып, бюллетеньнар урналарга салына.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100