news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган ял көннәрендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә дүрт кешенең гомере өзелгән

Татарстанда узган ял көннәрендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә дүрт кешенең гомере өзелгән

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанда узган ял көннәрендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Бу хакта бүген ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Узган шимбәдә Чаллыда иртәнге унынчыларда юл һәлакәте килеп чыга. Сөембикә урамындагы “Бәхетле” кибете каршында җиденче модель “ВАЗ” машинасының шоферы тизлеген арттыра һәм 1972 елда туган хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән фаҗига булган урында якты дөнья белән хушлаша.

Якшәмбе көнне Чаллы шәһәрендә тагын бер авария теркәлә. Автозавод районының Автозавод проспекты каршындагы “Караван” базары каршында кичке сигездә “ГАЗ-33021” автомобилен йөртүче тизлеген арттыра һәм юл читендә торган “КАМАЗ” машинасына килеп бәрелә. Әлеге автомобиль яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сату итү өчен сәүдә ноктасы сыйфатында файдаланылган була. Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 1959 елгы шофреы алган җәрәхәтләрдән һәлакәт булган урында җан бирә.

Шул ук көнне Автошәһәрнең Комсомол районында кичке сәгать сигездә Сарман трактында “Зиг-Заг” стоянкасы каршында алтынчы модель “ВАЗ” автомобиле ике җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә, 1952 елгы җәяүле алган җәрәхәтләрдән фаҗига булган урында ук үлә. Балтыр сөяге сынган икенче зыян күрүче хастаханәгә китерелә. Авариягә юлыккан мәлдә ул исерек була.

news_right_1
news_right_2
news_bot