news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган төндә БПЛА бәреп төшерелгән

Узган төндә Татарстан өстендә БПЛА бәреп төшерделәр. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә. Россия төбәкләре өстендә узган төндә барлыгы 53 дошман дронын тотып алганнар.

«Узган төн дәвамында Белгород, Воронеж, Курск, Липецк, Орлов, Ростов, Рязань, Смоленск, Тула өлкәләре һәм Татарстан Республикасы территорияләре өстеннән очкыч тибындагы 53 Украина пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot