news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә тагын 888 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын 888 кеше (алдагы тәүлектә - 930) коронавирус йоктырган.

Ковид йоктырган 72 пациент хастаханәгә китерелгән, алдагы көндә 114 авыруны хастаханәгә салганнар. Шул ук вакытта бу чирдән 427 кеше (алдагы көндә – 781) терелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Пандемия вакытында республикада Covid-19 инфекциясенең 174 282 очрагы ачыкланган. 163 899 кеше бу чирдән терелгән.

Татарстанда яшәүче 2 482 548 кеше вакцинациянең ике этабын да узган.

Рәсми рәвештә теркәлгән үлем очраклары элеккечә – 2004.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100