news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 76 яңа очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 76 яңа очрагы ачыкланган, ә бер көн элек Covid-19 белән 77 кеше авыруы теркәлгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителә.

Республиканың 33 кешесенә госпитализация кирәк булган, ә алдагы көнне 21 пациент хастаханәгә салынган.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 190227 кеше коронавирус йоктырган. Шул ук вакытта республикада яшәүче 187 323 кеше сәламәтләнгән, шуларның 87се — соңгы тәүлектә (алдагы көнне 92 авыру савыккан).

Төбәктә тәүлек эчендә коронавирустан үлем очрагы теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда әлеге вирустан үлүчеләрнең гомуми саны 2006 кеше (соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 13 ноябрьдә булган).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Росстат әле октябрь аенда ук SARS-CoV-2 инфекциясеннән үлүчеләр турындагы мәгълүмат бастырудан туктады.

Рәсми белешмә буенча, тулаем алганда Россиядә бер көн эчендә 6088 кеше чир йоктыруу теркәлгән (1321 пациент хастаханәгә салынган), 5088 кеше сәламәтләнгән, ә 53 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100