news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус чирен 93 кеше йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 93 яңа очрагы ачыкланган, 28 кеше хастаханәгә салынган. РФ стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматлары әнә шундый саннар китерә.

2022 елның 14 июненә алынган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле рәсми рәвештә Covid-19 авыруның барлыгы 151 554 очрагы расланган. 146 897 кеше сәламәтләнгән, шуларның 42се – соңгы тәүлектә.

Инде ике атнадан артык төбәктә ковидтан үлүчеләрнең гомуми саны 1 995 очрак дәрәҗәсендә саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot